Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика тормышына йогынты ясаячак төп үзгәрешләр турында сөйләде.
Русия Хөкүмәте милли максатлар белән идарә итү системасы турында яңа карар кабул итте. Хәзер төбәкләрдә бердәм стандартлар кертеләчәк һәм билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү өчен җаваплы затлар билгеләнәчәк.
1 июльдән күпфатирлы йортлар өчен дәүләтара ГОСТ гамәлгә керде. Ул проектлаудан алып калдыкларны утильләштерүгә кадәр 58 сыйфат критерие үз эченә ала. Төзүчеләр өчен — ташламалы финанслау, халык өчен — уңайлылык һәм хәвефсезлек.
2027 елдан төбәкләр җылытулы футбол кырларын булдыру өчен федераль субсидияләр алачак. Бу максатларга ел саен 1,5 миллиард сумга кадәр акча бүлү каралган.
"Моңа бәйле рәвештә Спорт министрлыгына гамәлдәге һәм планлаштырылган кырларны инвентаризацияләргә һәм программада катнашу өчен гариза әзерләргә куштым", - дип хәбәр итте Министрлар кабинеты башлыгы.
Шулай ук муниципалитетлар инвесторларның инфраструктурага киткән чыгымнарының 50 процентка кадәрен һәм тоташтыручы инфраструктурага киткән чыгымнарның 100 процентына кадәрен каплый алачак. Бу — шәһәр һәм районнарга инвестицияләр җәлеп итү өчен яңа һәм нәтиҗәле корал.
Экспортка ярдәм итү үзәкләренә субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итү башланды. Ул июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.