Уфада Калинин районы буенча 2нче суд участогы мировой судьясы суд бинасында тәртип бозуга бәйле административ хокук бозу турындагы эшне карады.
Эш материаллары буенча, хатын-кыз үзен агрессив тоткан: кычкырган, кулларын болгаган, җәнҗал чыгарган һәм судья кабинетына эләгергә тырышкан. Суд приставының хокукка каршы гамәлләрне туктату таләпләренә ул җавап бирмәгән.
Соңрак хокук бозучы гаебен таныган һәм үкенгән. Аның үтенече буенча эшне аның катнашлыгыннан башка гына караганнар.
Суд хатын-кызны гаепле дип таныган һәм аңа 1 000 сум күләмендә штраф билгеләгән.