

Иртәнге 6 сәгатьләр тирәсендә Салаватта 24 яшьлек «Веста» йөртүчесе идарә итүне югалтып, юлдан чыгып очкан һәм агачка бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир шул урында ук үлгән. Һәлак булучылар - 15 яшьлек кыз һәм 18 яшьлек егет. Машина йөртүче һәм тагын өч пассажир, шул исәптән 14 яшьлек кыз, төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән.
Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли. Юл һәлакәтенең барлык хәл-шартлары ачыклана.