+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
2 Августа , 06:12

“Чит ил кешесе” рейды узды

Уфада легаль булмаган мигрантларны эзләп төзелешләрне тикшерделәр.  

“Чит ил кешесе” рейды узды“Чит ил кешесе” рейды узды
“Чит ил кешесе” рейды узды

 Башкортстан башкаласында «Чит ил кешесе» рейды узды, аның кысаларында полиция 112 төзелеш объектын тикшерде.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре миграция, җинаятьчеләрне эзләү, ППС һәм ЮХХДИ бүлекчәләре белән берлектә 240 чит ил гражданын һәм 85 транспорт чарасын тикшергән.

Рейд нәтиҗәләре буенча 8 чит ил гражданы һәм 8 русияле административ җаваплылыкка тарттырылган, чит ил кешеләрен эшкә урнаштырганда хокук бозулар өчен бер юридик затка карата административ тикшерү кузгатылган, барлык тикшерелгәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән.

Шулай ук юридик затларда эшләүче чит ил гражданнарын да тикшергәннәр.

Элегрәк, июньдә, «Нелегал-2026» операциясеннән соң Уфадан 66 кешене куып чыгарганнар. Барлыгы ул вакытта миграция законнарын бозуның 300дән артык очрагын ачыклаганнар.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас