+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
12 Августа , 06:55

СВОда катнашучыга һөҗүм иткәне өчен судта җавап бирәчәк

Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасы 22 яшьлек ир-егеткә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.

СВОда катнашучыга һөҗүм иткәне өчен судта җавап бирәчәкСВОда катнашучыга һөҗүм иткәне өчен судта җавап бирәчәк
СВОда катнашучыга һөҗүм иткәне өчен судта җавап бирәчәк

Ул Русия Җинаятьләр кодексының 213нче маддәсенең 2нче өлеше (көч кулланып кылынган хулиганлык, җәмәгать тәртибен бозу) буенча гаепләнә.

Тикшерү фаразлавынча, 2025 елның августында Уфада «Гостиный двор» тукталышы янында гаепләнүче, хулиганлык ниятеннән чыгып, нигезсез сәбәпләр аркасында моңарчы таныш булмаган ир-егеткә тән җәрәхәтләре ясаган. Аннары ул урыннан качып китеп, Ленин урамы буйлап йөгергән.

Хокук бозу шаһиты булган махсус хәрби операциядә катнашучы аңа кисәтү ясаган.

Шул вакытта җинаять эше фигуранты аңа суккан, нәтиҗәдә СВО ветераны егылган һәм аңын югалткан. Нәтиҗәдә аның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды.

Җинаять эше буенча төп карау Уфа шәһәренең Киров район судына җибәрелгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас