

24 яшьлек ир-егет Стәрлетамак районының Мариинский авылына законсыз интернет-кибеттә «закладчик» булып эшләргә килгән. Әмма «эш»енең беренче көнендә үк полиция кулына эләккән.
Полиция хезмәткәрләре егетне документларын тикшерү өчен туктаткан. Тикшерү вакытында аның аяк киеменнән матдә салынган дүрт пакет алынган. Тоткарланучының телефонын тикшергәндә, оператив хезмәткәрләр аның авылда инде дүрт яшерен урын әзерләгәнен ачыклаган. Әлеге урыннардан тагын 4 граммнан артык тыелган матдә табып алынган.
Арендага алынган фатирда үткәрелгән тентү вакытында 16 төргәк, электрон үлчәү һәм магнитлар табылган. Барлыгы 123 грамм наркотик матдә алынган. Бу күләм Җинаять кодексы маддәсе буенча эре күләмгә туры килә.
Тикшерү барышында егет Уфадан законсыз интернет-кибет кушуы буенча наркотикларны районда ваклап таратуны оештыру өчен килгәнен таныган. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, егет наркотикларны эре күләмдә сатуга омтылуда гаепләнә. Суд аны СИЗОга җибәргән.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102