+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
16 Августа , 17:18

Хезмәттәшенә әдәпсез сүзләр язган иргә штраф салганнар

Хезмәттәшенә әдәпсез сүзләр язган иргә штраф салганнарХезмәттәшенә әдәпсез сүзләр язган иргә штраф салганнар
Хезмәттәшенә әдәпсез сүзләр язган иргә штраф салганнар

Стәрлетамак районында яшәүче ир-егет хезмәттәшен электрон почта аша әдәпсез сүзләр белән мыскыл иткән. Хәбәрләр агымдагы елның маенда җибәрелгән.

Башкортстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ул хезмәттәшенә карата начар мөнәсәбәттә булган һәм үз ризасызлыгын электрон хатлар аша белдергән.

Хатын-кызның мөрәҗәгате нигезендә Стәрлетамак районы прокуратурасы тикшерү үткәргән. Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар расланган. Ир-егеткә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Судья карары белән ул административ җаваплылыкка тартылган. Хокук бозучыга 3 мең сум күләмендә штраф салынган.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас