+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
29 Августа , 06:20

Мәчеттән сәдака акчасын урлаган...

Ул акча мәчетне төзекләндерүгә җыелган булган...

Мәчеттән сәдака акчасын урлаган...Мәчеттән сәдака акчасын урлаган...
Мәчеттән сәдака акчасын урлаган...

Әлшәй районында полиция хезмәткәрләре мәчеттән хәер өчен җыелган акчаны урлауда шикләнелгән 65 яшьлек Чишмә поселогы кешесен тоткарлаган. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Полициягә 64 яшьлек мәчет имамы мөрәҗәгать иткән. Ул төнлә билгесез кешенең гыйбадәтханәгә кереп, хәер өчен куелган тартмадан 10 мең сум акча урлавын хәбәр иткән. Әлеге акчаны мәчетне төзекләндерүгә җыйганнар.

Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең ишек алдындагы келәм астына калдырылган ачкыч ярдәмендә мәчеткә керүен ачыклаган. Ир-егет сүзләренә караганда, ул кичен мәчет яныннан үткәндә имамның ачкычны яшерүен күреп калган. Соңрак бина эченә кереп, хәер тартмасын караган һәм төнлә кабат мәчеткә килгән.

Хокук сакчыларына видеокүзәтү камерасы язмалары да ярдәм иткән. Шикләнелүченең өендә тентү вакытында урланган акча табылган. Ул мәчеткә кире кайтарылган.

Әлеге факт буенча Җинаять кодексының 158нче маддәсе 2нче өлеше (зур күләмдә зыян китереп урлау) нигезендә җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчегә читкә китмәү турында подписка рәвешендә сак чарасы билгеләнгән.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас