+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
29 Августа , 08:15

Мәскәүдән Уфага криминаль авторитетны кайтарганнар

Башкортстанның ФСБ һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Омар Уфимский буларак танылган 69 яшьлек Омар Бекаевны тоткарлаганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәскәүдән Уфага криминаль авторитетны кайтарганнарМәскәүдән Уфага криминаль авторитетны кайтарганнар
Мәскәүдән Уфага криминаль авторитетны кайтарганнар
Тикшерү версиясе буенча, ул җинаятьчел иерархиядә югары урын биләгән һәм криминаль дөньяның башка вәкилләре эшчәнлеген координацияләгән.

Кулга алынганнан соң ир-егетне Уфага китергәннәр. Яшәү һәм теркәү урыны буенча тентүләр уздырганнар, эш өчен әһәмияткә ия булган документларны һәм башка предметларны алганнар.

Җинаятьчел иерархиядә югары торыш турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Орджоникидзе район суды гаепләнүчене сак астына алган. Бу маддә буенча аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Автор:Фануз Хабибуллин