+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
29 Августа , 09:10

Пенсионер мошенникларга 11 миллион сумнан артык акча биргән

Учалыда яшәүче 73 яшьлек хатынга үзен социаль фонд хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыраткан. Ул аның янәсе стажы исәпкә алынмаган һәм аңа пенсиясен яңадан исәпләү каралган, дип белдергән. Документларны рәсмиләштерү өчен пенсионер кодны СМСтан хәбәр иткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Пенсионер мошенникларга 11 миллион сумнан артык акча биргәнПенсионер мошенникларга 11 миллион сумнан артык акча биргән
Пенсионер мошенникларга 11 миллион сумнан артык акча биргән

Шуннан соң аның белән башка мошенниклар элемтәгә кергән — янәсе алар дәүләт хезмәтләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Алар хатын-кызны аның аккаунтын ватканнар, ә тупланмаларны саклап, “хәвефсез декларация” өчен курьерга тапшырырга кирәк дип ышандырганнар.

Нәтиҗәдә, ике ай эчендә пенсионер өлешләп 11 миллион сумнан артык акчасын алган һәм билгесез кешеләргә тапшырган. Хәтта банк хезмәткәрләре дә күп акча алу операцияләренең сәбәбен ачыкларга тырышып караганнар, тик хатын-кыз балаларга ярдәм итәм дип җавап биргән.

Алдау мошенниклар элемтәгә чыгудан туктагач кына ачылган. Шуннан соң пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин