+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
8 Сентября , 03:00

Еракка һәм озакка китте

Хатынын һәм аның әнисен яндырган пенсионер 16 елга колониягә хөкем ителде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Еракка һәм озакка киттеЕракка һәм озакка китте
Еракка һәм озакка китте
Башкортстан Республикасының Югары суды Туймазы районында яшәүче 68 яшьлек иргә карата хөкем карарын игълан итте. Моңа кадәр аңа соңгы сүз бирелде. Гаепләнүче гаебен танымады. Аның адвокаты да гаебенең исбатланмавын белдерде һәм ирне тулысынча аклауны сорады.

Фаҗига былтыр майда булды. Исерек пенсионер хатыны белән талаша, шуннан соң аңа һәм фатир коридорына бензин сибеп, ут төртә. 68 яшьлек хатын һәм аның 86 яшьлек инвалид әнисе шунда һәлак булалар. Күршеләр әлеге хәлнең шаһитлары булган һәм фатирда яшәүчеләрне коткарырга тырышкан.

Ут торакны юк иткән һәм күрше бинага да зыян китергән. Матди зыян күләме 720 мең сумнан артып киткән.

Дәүләт гаепләүчесе пенсионерны 22 елга катгый режимлы колониягә җибәрүне сораган. Әмма суд аны 16 елга хөкем итте.

 

Автор:Резеда Галикәева