+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
9 Сентября , 16:00

Онлайн рәвештә машина сатып алырга теләгән...

Уфада яшәүче 58 яшьлек ир-егет интернеттагы игълан аша автомобиль сатып алырга теләгән һәм мошенниклар корбаны булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Онлайн рәвештә машина сатып алырга теләгән...Онлайн рәвештә машина сатып алырга теләгән...
Онлайн рәвештә машина сатып алырга теләгән...

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ир-егет автомобиль сату турындагы игъланны күреп, сатучы белән мессенджер аша элемтәгә кергән. Үзен менеджер дип таныштырган мошенник машинаны «ачкычка кадәр» китереп бирергә тәкъдим иткән.

Башта ир-егеткә килешү, счет һәм ышаныч кәгазе җибәргәннәр. Ул 450 мең сум күләмендә беренче түләүне күчергән. Соңрак төрле хезмәтләр өчен түләү сылтавы белән тагын 1,5 миллион сумга якын акча алганнар. Аннары башка «хезмәткәр» элемтәгә чыгып, дәүләт пошлинасы өчен 400 мең сум түләргә кирәклеген әйткән. Бу акчаны ир-егет туганнарыннан бурычка алган.

Мошенниклар таможняда яңа проблемалар килеп чыкканын әйтеп, тагын акча таләп иткәч, ир-егет алданганын аңлаган.

Гомуми зыян 2 миллион сумнан артып киткән. Факт буенча «мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Игътибарлы булыгыз: интернеттагы автомобиль сату игъланнарын тикшермичә, таныш булмаган кешеләргә зур суммадагы акча күчермәгез.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев