Депутатлар бу мәсьәләне көн тәртибенә республиканың Контроль-хисап палатасы тикшерү материалларына бәйле рәвештә кертергә тәкъдим итте. Тикшерү нәтиҗәләрендә республика Югары суды хезмәткәрләренең Уфа шәһәре хакимиятенең хезмәт транспортыннан файдалануына бәйле фактлар китерелә.
Иҗтимагый хәвефсезлек, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе Виктор Гурьев хәбәр иткәнчә, депутатлар Русия Югары Судына, Судьяларның югары квалификация коллегиясенә һәм Русия Судьялар советына мөрәҗәгать проекты әзерләгән.
– Бу гамәлләр тиешле хокукый бәя алырга, арытаба Башкортстан Югары суды рәисе Раил Шәйдуллинның вәкаләтләрен туктату мәсьәләсе каралырга тиеш, – диде Виктор Гурьев.
Республика Башлыгы парламентарийларның килеп туган хәлгә бәйле борчылуын аңлавын белдерде һәм мәсьәләне җентекләбрәк өйрәнү өчен аны карауны кичектерергә тәкъдим итте. Депутатлар бу тәкъдимне хуплады.
– Мин чыннан да сезнең кичерешләрегезне уртаклашам һәм сез бүген кабул итәргә тәкъдим иткән карарыгызны хуплыйм. Башкортстан Югары суды җитәкчелегендә булган хәлләр җитди борчу тудыра. Һәм мин бүген шуны әйтәсем килә: депутатлар корпусы үзенең төп билгеләнешен – гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауны – үтәвенә рәхмәтлемен.
Белгәнегезчә, Конституция нигезендә Башкортстан Башлыгы республикада Конституция гаранты булып тора һәм кеше хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруны гарантияли. Башкортстан Башлыгы вазыйфасына керешкәндә мин республика Конституциясен үтәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруны, шул исәптән судта яклау хокукын тәэмин итәргә ант бирдем.
Бу уңайдан мин шундый белдерү ясарга телим: Башкортстан Югары судында булган хәлләр республика җитәкчелеге өчен генә түгел, безнең халык өчен дә борчу тудыра.
Әлеге Югары суд рәисе Шәйдуллинның судьялар корпусын формалаштыруы берничә сорау тудыра. Билгеләнгәннән бирле Башкортстан Республикасы Югары судында гына да 40 судья вәкаләтләрен туктаткан. Алар арасында элек Югары суд рәисе эшләгән төбәкләрдән – Самара өлкәсе һәм Татарстаннан – килгән судьялар да бар. Бу төбәкләрдән ун судья хәзер Югары суд судьялары булып эшли.
Шул ук вакытта судьяларны төбәкара билгеләү практикасы гадәти. Әмма, минемчә, судьялар этикасы кодексы суд рәисенең кадрлар карарларын кабул иткәндә суд гаделлеге мәнфәгатьләреннән чыгып эш итүен күздә тота.
Югары суд рәисе Шәйдуллин китергән ун судьядан тыш, республикада кайбер район һәм шәһәр судлары рәисләре булып башка төбәкләрдән килгән кешеләр дә эшли, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы шулай ук Югары судтагы кадрлар үзгәрешләренә һәм судьяларны башка төбәкләрдән билгеләү практикасына бәйле сорауларга тукталды. Ул бу мәсьәләләрне җентекләп өйрәнү кирәклеген билгеләде.
Нәтиҗәдә, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Русия Югары Судына, Судьяларның югары квалификация коллегиясенә һәм Русия Судьялар советына мөрәҗәгать әзерләү мәсьәләсен хәзерге утырышта хәл итмәде. Мәсьәләне карау кичектерелде.