+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Сентября , 16:00

Маркасыз тәмәке продукциясен саткан өчен ир-егет хөкем ителде

Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан 36 миллион сумнан артык бәядәге тәмәке продукциясен законсыз әйләнешкә кертүгә бәйле җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Маркасыз тәмәке продукциясен саткан өчен ир-егет хөкем ителдеМаркасыз тәмәке продукциясен саткан өчен ир-егет хөкем ителде
Маркасыз тәмәке продукциясен саткан өчен ир-егет хөкем ителде
Уфа шәһәренең Калинин районы суды 37 яшьлек ир-егеткә карата РФ Җинаять кодексының 171.1нче маддәсендә каралган җинаять эшен карады.

2021 елның сентябреннән 2024 елның февраленә кадәр ул «Телеграм» мессенджеры аша маркасыз тәмәке продукциясе сатып алган һәм аларны республика территориясендә киләчәктә сату өчен арендага алынган торак булмаган бүлмәләрдә саклаган.

Законсыз гамәлләр ФСБ идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган.

Маркасыз тәмәке продукциясенең гомуми бәясе 36 миллион сумнан артып киткән.

Ир-егет үз гаебен тулысынча таныган.

Суд карары белән аңа 3 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән, шулай ук дәүләт файдасына 800 мең сум күләмендә штраф салынган.

Моннан тыш, җинаять кылганда файдаланылган «Пежо Партнер» автомобиле бәясенә туры килгән 630 мең сумнан артык акча дәүләт файдасына конфискацияләнгән. Тентү барышында алынган 1 миллион сум күләмендәге акча да дәүләт милкенә юнәлтелгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Автор:Резеда Галикәева