+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Сентября , 05:20

Мошенниклар котыртуы буенча машинага ут төрткән

Террорчылык юнәлешендәге җинаять кылуда гаепләнүче кулга алынган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мошенниклар котыртуы буенча машинага ут төрткәнМошенниклар котыртуы буенча машинага ут төрткән
Мошенниклар котыртуы буенча машинага ут төрткән
Тикшерүче таләбе буенча шәһәр суды Русия Җинаять кодексының 205 маддәсенең 1 өлешендә («Террорчылык акты») каралган җинаять кылуда гаепләнүче 1957 елда туган ир-егеткә карата сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасын сайлады.

Тикшерүнең беренчел мәгълүматлары буенча, 7 сентябрьдә көндез ир-егет 35нче микрорайондагы торак йорт ишегалдында полициянең хезмәт машинасына ягулык сибеп, аны яндырган һәм үз гамәлләрен телефонга төшергән. Нәтиҗәдә зыян күрүчеләр юк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, әлеге факт буенча Октябрьский тикшерү бүлекчәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Ир-егет тоткарланган һәм тикшерү эшләре үткәрү өчен полиция бүлегенә китерелгән.

Сорау алу барышында тоткарланучы элегрәк мошенниклар алдавы аркасында 700 мең сумга якын акча югалтуын белдергән. Алга таба телефон аферистлары, акчаны кире кайтаруны вәгъдә итеп, автомобильгә ут төртүне таләп иткән.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып бара.

Русия Җинаять кодексының 205 маддәсенең 1 өлеше санкциясе ун елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: әгәр сезгә ут төртү яки башка төрле хокуксыз гамәл кылу тәкъдиме килсә, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.

Закон нигезендә, әзерләнә торган җинаять турында хәбәр иткән затлар, әгәр җинаятьне булдырмауга һәм ачуга ярдәм итсәләр, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

 

Автор:Резеда Галикәева