

Башта социаль челтәрләрдә конфликт видеосы таралган. Кадрларда ике яшь егетнең өч ир-егет белән сугышуы күренә. Аларның хокук саклау органнары хезмәткәрләренә охшаган булуы хәбәр ителә. Вакыйга «Р.Гәрипов исемендәге 1нче гимназия-интернат» тукталышы янында булган. Шаһит сүзләренчә, егетләр исерек булырга мөмкин.
"Росгвардия" мәгълүматларына караганда, хезмәткәрләрне компьютер клубына администрация чакырткан. Анда ике егет һәм кызның үзләрен агрессив тотуы, кычкырып сөйләшүе һәм тирә-юньдәгеләргә бәйләнүе турында хәбәр иткәннәр.
Хокук сакчылары килгәч, яшьләр качарга тырышкан. Тоткарлау вакытында алар хезмәткәрләргә актив каршылык күрсәткән. Егетләр полиция бүлегенә китерелгән.
Әлеге факт буенча Уфада Җинаять кодексының 318нче маддәсе — хакимият вәкиленә карата көч куллану буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара, фигурантларга карата нинди сак чарасы сайланачагы хәл ителә.
Шул ук вакытта конфликтта катнашкан егетләр видео яздырып, кылган гамәлләре өчен гафу үтенгән. Видеода алар "Росгвардия" хезмәткәрләренә һәм булган хәлгә бәйле рәвештә гафу сораган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча вакыйганың барлык шартларына ачыклык кертеләчәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102