+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
2 Октября , 09:25

Студентны 2,7 миллион сумга алдаганнар

Башкортстанда студент кыз мошенникларга меңнәрчә сум, доллар һәм евро биреп җибәргән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Студентны 2,7 миллион сумга алдаганнарСтудентны 2,7 миллион сумга алдаганнар
Студентны 2,7 миллион сумга алдаганнар
Полиция аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгаткан. Аферистларның корбаннары — спорт инвентаре сатучы-консультант булып эшләүче 18 яшьлек студент кыз һәм аның әти-әнисе.

Алдау схемасы кызның паспорт мәгълүматларын һәм SMS-кодын алдап алган «курьер»ның телефоннан шалтыратуыннан башлана. Аннары аңа — «Дәүләт хезмәтләре» хезмәткәре, соңыннан «ФСБ хезмәткәре» шалтырата. Мошенниклар аның әти-әнисенә дустанә булмаган дәүләтләрне финанслау өчен кредит рәсмиләштерергә тырышалар, ә кызның үзен террорчылык өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар, дип белдерә.

Эзәрлекләүдән качу өчен студентка фатирны һәм дачаны тентергә, акча табарга һәм аларны курьерга «тикшерүгә» тапшырырга боерганнар. Кыз 9050 евро, 13 200 доллар һәм 785 мең сум җыйган, шуннан соң акчалы пакетны Уфада Караидел урамындагы йорт янында таныш булмаган кешегә тапшырган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Булган хәл турында ул гаиләсенә курьер киткәннән соң гына сөйләгән. Кызның әтисе полициягә мөрәҗәгать иткән.


Автор:Резеда Галикәева