Эш фигуранты - Уфада яшәүче 37 яшьлек хатын.
Аңа саксызлык аркасында исерек хәлдә кеше үлеменә китерү һәм вакыйга урынын калдырып китү белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозу мәддәсе буенча гаеп белдерелгән.
Тикшерү версиясе буенча, быел июльдә гаепләнүче исерек хәлдә Олы Теләк авылында Калинин урамы буйлап Hyundai Sonata машинасында хәрәкәт иткәндә юл читенә чыга һәм җәяүлене бәрдерә. Шуннан соң машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып китә.
Биш бала анасы булган җәяүле алган җәрәхәтләрдән шул урында һәлак була. Җинаять эше Иглин районара судына җибәрелгән.