+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
6 Октября , 11:05

Дәүләт серен ачкан өчен тоткарланды

Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматны аны белергә тиеш булмаган кешеләргә җиткергән 1995 елда туган полиция хезмәткәренең хокукка каршы эшчәнлеге ачыкланды һәм туктатылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәүләт серен ачкан өчен тоткарландыДәүләт серен ачкан өчен тоткарланды
Дәүләт серен ачкан өчен тоткарланды
Идарә хезмәткәрләре ачыклаганча, 2024 елда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының өлкән оператив вәкиле Уфаның ике кешесенә эчке эшләр органы тарафыннан аларга карата үткәрелә торган оператив-эзләү һәм оператив-техник чаралар турында берничә тапкыр хәбәр иткән.

Шулай итеп, чит кешеләргә аларны үткәрүче орган, ысуллары һәм тактикасы турында мәгълүмат билгеле булган. Экспертлар бәяләмәсенә нигезләнеп, таратылган мәгълүматларның дөрес булуы, дәүләт серен тәшкил итүе һәм «яшерен» серлелек дәрәҗәсенә ия булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта хокук бозучы Эчке эшләр министрлыгы органнарыннан эштән чыгарылган.

Федераль иминлек хезмәтенең тикшерү бүлеге тарафыннан хокук саклау органнарының элекке хезмәткәренә карата Русия Җинаять кодексының 283 статьясындагы 1 өлештә каралган «Дәүләт серен ачу» җинаяте билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьнең барлык хәл-шартларын ачыклау буенча тикшерү эшләре алып барыла.

 

Автор:Резеда Галикәева