+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
8 Октября , 11:50

Туры эфирда кеше үтерүен таныды

Күптән түгел үзәк телевидение каналындагы «Мужское и женское» тапшыруында булган хәл җәнҗалга сәбәп булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туры эфирда кеше үтерүен таныдыТуры эфирда кеше үтерүен таныды
Туры эфирда кеше үтерүен таныды

Эфирдан соң ук Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Әлшәй районындагы хәлне тикшерергә кушты.

Уфада яшәүче Люция Акчулпанова федераль канал эфирында килене Юлияне ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә теләвен белдерде: аның сүзләренчә, хатын-кыз алкогольле эчемлекләрне чиктән тыш куллана, ә ике баласы әтисе үлгәннән соң приютка эләккән.

Юлия эчүен таныды һәм кеше үтерү турында сөйләде — аның сүзләренчә, ул улын педофилдан яклап, бер ирне үтергән.  Бу хәлнең күптән булуын һәм үтерүченең табылмавын әйтте. Полиция килеп чыккан хәлне бәхетсезлек очрагы буларак рәсмиләштергән.

Программа журналистлары Әлшәй районының мәгариф бүлегеннән аңлатма алырга тырышты, әмма ведомство җитәкчесе аралашудан баш тартты. Бу хәлгә Дәүләт думасының гаиләне яклау комитеты киңәшчесе Никита Габов игътибар итте.

Хәзер бу хәл белән Тикшерү комитеты шөгыльләнәчәк: Александр Бастрыкин Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга эфирдагы дәлилләр буенча доклад әзерләргә кушты — анасыннан тартып алынган ике баланы опекага тапшырганда вәкаләтле органнарның ваемсызлык күрсәтүе һәм хатын-кызның хокукка каршы гамәл кылуы турында. Башкортстан Тикшерү комитеты процессуаль тикшерү башлады.

Автор:Резеда Галикәева