+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
22 Октября , 12:00

Биш кешенең үлеме өчен җавап бирәчәк

Башкортстанда прокуратура биш кеше һәлак булган авария факты буенча җинаять эшен судка юллаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Биш кешенең үлеме өчен җавап бирәчәкБиш кешенең үлеме өчен җавап бирәчәк
Биш кешенең үлеме өчен җавап бирәчәк
Җинаять кылуда Белорет районында яшәүче 33 яшьлек ир-егет гаепләнә.

Юл-транспорт һәлакәте быел июнь аенда булган. Ир-егет «УАЗ Патриот» автомобилен йөрткән. Уфа — Инҗәр — Белорет юлының 195нче чакрымында уңга борылганда ул каршы як полосага чыккан һәм «Лада Ларгус» автомобиле белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада Ларгус» автомобиленең йөртүчесе һәм дүрт пассажиры үлгән. Тагын бер пассажир — 15 яшьлек үсмер авыр җәрәхәтләр алган.

Ир-егет юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаебен таныган. Җинаять эше Белорет районара судында каралачак.

 

Автор:Резеда Галикәева