+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 март 2021, 10:15

26 ел элек булган җинаять ачылган

1994 елда Благовар районында бер хатын үтерелгән иде.

1994 елда Благовар районында бер хатын үтерелгән иде.

Полиция, Тикшерү комитеты һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хезмәткәрләре 71 яшьлек пенсионерны үтерүчене тапкан. 1994 елда аның мәете Благовар районының Мирный авылында үз йортында табыла.

Шулай ук пенсионерлар йортыннан телевизор һәм акчалар урланган. Ул чакта җинаятьтә гаеплене ачыклый алмыйлар.

Җитди эш нәтиҗәсендә шикле кешенең эзенә төшкәннәр. Ул әле 2011 елда арендага алынган фатир хуҗасын үтергән өчен җәза срогы үтә. Ул аны талый, аннары җинаять эзләрен яшерер өчен ут төртә.

Ир Мирный авылында туган икән. Шулай ук, шаһитлар 1994 елның кышында җинаятьче өенә билгесез телевизор алып кайтуын, ә аннары киемнәрен яндыруын раслый.

Иргә хатынны үтерүдә гаеп белдерелгән һәм ул үз гаебен таныган. Тикшерү фаразы буенча, 1994 елда гаепләнүче акча урлау өчен күршесенең йортына керә, чөнки өйдә беркем дә юк, дип уйлый. Әмма хуҗабикә өйдә булган, ул йорт басучыны куркыткан һәм ир аңа пычак белән чәнечкән. Үтерүдән соң, ул өйдән 350 мең сум акча һәм телевизорны алып качкан.

Әле бу хәл тикшерелә.

Фото: кп.ру
Читайте нас: