Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.
Аны пычак белән яралаганнар. Җинаятьтә ирнең 58 яшьлек сөеклесе гаепле.
Барысы да бик гади: башта табын корыла, хәмер эчелә, аннары тавыш чыга һәм кул пычакка үрелә...
Ни майтарганын аңлагач, хатын беренче ярдәмне үзе күрсәткән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин барыбер аңа закон буенча җавап бирергә туры киләчәк.
Эчә белмисез икән, эчмәгез!
Фото: кп.ру