+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 апрель 2021, 20:00

Башта хатынын, аннары үзен...

Учалы районында полициягә билгесез кешедән бер гаилә яшәгән йортта конфликт турында хәбәр килгән.

Учалы районында полициягә билгесез кешедән бер гаилә яшәгән йортта конфликт турында хәбәр килгән.
Ир хатыны белән 25 еллап бергә яшәгән, ике бала тәрбияләп үстергән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына ярашлы, полиция хезмәткәрләре әлеге урынга килгән. Йорт яны территориясен карап чыккан вакытта тәртип сакчылары җирдә абзарга алып баручы кан тамчыларын күреп ала. Нәтиҗәдә, абзарның базында хатын-кызның мәете табыла.
Шул ук вакытта йорт яна башлый. Хокук сакчылары торакка үтеп керә һәм үзенең гомерен өзәргә маташкан кешене таба. Алар аны аңына китерә һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта.
Соңыннан ачыкланганча, ир белән хатын еш кына талашкан, ызгышның сәбәбе - көнчеллек. Бу юлы гадәти ызгыш хатын-кызның үлеме белән тәмамлана. 52 яшьлек ире, көнләп, 50 яшьлек хатынына берничә пычак ярасы ясый, ә аннан соң балта түтәсе белән аның башына суга.
Хатын җан биргәч, ир аны абзардагы базга сала. Коточкыч җинаять эшләвен аңлап, ул үзен үтерергә маташа, ә аның алдыннан өйгә ут төртә.
Шикләнелүче җинаятен таныган һәм кулга алынган.
Фото: башинформ
Читайте нас: