+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 март 2021, 11:00

"Без шаярдык кына..."

Яшь блогерларны уңышсыз шаяру өчен 7 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Яшь блогерларны уңышсыз шаяру өчен 7 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Бу гаҗәпләндергеч хәл Мәскәүдә булган. Ике тикток-блогер бизнес-таксига заказ биргән. Арытаба алар водительдән багажникны ачуын сораган. Шул вакытта өч егетнең икесе машинага утырып, аны урлаган.

Арытаба ачыклануынча, алар 3,5 миллион сумнан артык торган машинаны урлаган булып чыккан. Егетләр автомобиль йөртүченең реакциясен төшереп, 15 минуттан соң машинаны кире кайтарырга уйлаган.

Тик таксист шаяруны аңламаган, шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Блогерлар машинаны кайтарганда аларны хокук сакчылары көткән. Әлеге вакытта ике егетне СИЗОга утыртканнар. Аларга 7 елга кадәр төрмә яный.

Егетләр белдерүенчә, бу шаяру белән алар Интернетта популярлык яуламакчы булган...

Фото: 110km.ru сайтыннан
Читайте нас: