+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 февраль 2021, 11:45

Дүрт миллионлык машина күккә очты

Билгеле адвокат кемнең юлына аркылы чыккан?

Билгеле адвокат кемнең юлына аркылы чыккан?

10 февральдә төн уртасында Уфаның Бессонов урамында танылган адвокат Роман Петровның яңа «Ауди» автомобиле янып китә.

Билгесез кешеләр, автомобильгә ут төртеп, вакыйга урыныннан такси белән качкан.

Гадәттән тыш хәл урыныннан полицейскийлар шешә һәм яну продуктлары табып алган, җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә чыганак хокук саклау органнарында.

Роман Петров үзе сөйләгәнчә, ут төрткән вакытта ул командировкада булган, бу хәл турында күршесе хәбәр иткән.

- Сигнализация кабынгач, күршем тәрәзәгә караган һәм минем машинаның януын күргән, шунда ук шалтыратты. Санаулы секундлар эчендә двигатель янып беткән, экспертлар ремонт ясап булмый, диделәр. Мин моның кем эше икәнен якынча беләм, эш тикшерелә, - ди Роман.

Ул машинаны бер ай элек салоннан 4 миллион сумга сатып алган булган.

Фото: башинформ
Читайте нас: