+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 апрель 2021, 13:54

Эт сугышлары оештырганнар...

Кая бара бу дөнья?!

Кая бара бу дөнья?!
Төмән өлкәсе полиция хезмәткәрләре Ишим шәһәрендә этләр сугышын оештыру турындагы мәгълүматны тикшерә, дип хәбәр итә РИА Новости басмасы.
Элегрәк социаль челтәрләрдә эт сугышларыннан фотолар бастырылган иде. Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары Ишим шәһәрендә эт сугышлары инде 10 ел үткәрелә, дип яза.
Бу коточкыч "шоу"ны күрергә бөтен Русиядән мөмкинлеге булган тамашачылар җыела, ставкалар ясыйлар, кайберләре хәтта фатир бәясе чикләрендә.
Социаль челтәргә кергән сугышлардан фото 2018 ел белән даталанган, шуңа күрә клубның хәзер эшләвен дәвам итүе төгәл билгеле түгел.
Фото: Риа Новости сайтыннан.
Читайте нас: