+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
12 Май 2021, 15:40

Исерек шофер ике үсмерне бәрдергән

Алар авыр хәлдә дәваханәдә.

Алар авыр хәлдә дәваханәдә.

Кичә, 11 май көнне, Уфаның Калинин районында коточкыч авария булган.

13 яшьлек үсмер һәм аның 14 яшьлек дусты мопедта йөргән булалар. Бу вакытта аларны "ВАЗ-2114" машинасында 43 яшьлек ир бәрдергән. Шофер исерек булган.
Фаҗигане тикшергән вакытта ирнең машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы да ачыклана.

Зыян күргән үсмерләр әле шәһәр дәваханәсендә авыр хәлдә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: башньюс
Читайте нас: