+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
22 апрель 2021, 09:25

Рамил Шәмсетдинов эшендә үзгәрешләр бар

Адвокатлар Рамилнең төрмәдә утыру вакытын кыскартуны сораган иде.

Адвокатлар Рамилнең төрмәдә утыру вакытын кыскартуны сораган иде.

Апелляция хәрби суды 2019 елның көзендә Байкал аръягы хәрби частенда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Бу турыда Рамилнең адвокатларының берсе Равил Тугушев белдерде. Хәрби суд утырышы кичә Мәскәүдә узды.

Адвокатлар апелляция хәрби судында Рамилнең җәзасын йомшарту турында үтенеч гаризасы биргән иде. Яклау ягы Рамилнең төрмәдә утыру вакытын кыскартуны, хөкемен йомшартуны сорады һәм әхлакый зыянны каплауны суд билгеләгән күләмдә булуына каршы чыкты, дип яза "Азатлык".

"Безнең өчен бу көтелгән карар иде", дигән Тугушев.

Рамилнең тагын бер адвокаты Руслан Нәгыев сүзләренчә, суд утырышыннан соң алар Рамил белән очрашкан. Рамил үзен яхшы хис итә, аның төрмәдә тоту шартлары яхшы, ул зарланмый, диде адвокат.

Нәгыев, Рамилнең суд присяжныйлары мәрхәмәт күрсәтмәгән булса, егеткә гомерлек төрмә җәзасы яный иде, дип искәртте. "Гомерлеккә төрмәгә утыртылган тоткыннарның бер хокуклары да юк, ә Рамил 24 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде, ул яшәү урынында колониядә утырыр, мөгаен" дип фаразлый адвокат.

Руслан Нәгыев "Азатлык"ка сөйләгәнчә, суд атышта үтерелгән хәрбиләрнең туганнары биргән шикаятьне дә канәгатьләндермәгән. Зыян күрүчеләр Рамилгә гомерлек төрмә җәзасы бирүне таләп иткән иде. Алар әлеге карарны тагын бер кабат шикаять итәрме-юкмы, анысын әлегә белмибез, дигән Нәгыев.

Фото: ТАСС


Читайте нас: