+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
22 апрель 2021, 09:30

Спирт яндырам дип туганнарын яндырган

Яңавыл районының Югары Барабановка авылындагы янгынның сәбәбе билгеле булды.

Яңавыл районының Югары Барабановка авылындагы янгынның сәбәбе билгеле булды.

Анда исерек вахтачы спиртның куәтен тикшерергә тели һәм очраклы рәвештә йортын яндыра.

Янгын нәтиҗәсендә аның әнисе һәм абыйсы вафат булган. 48 яшьлек ир саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү турында җинаять эшенең фигуранты булды, дип хәбәр итте Тикшерү комитетының республика идарәсе.

Бу хәл 20 апрельдә иртәнге сәгать 10да Югары Барабановка авылында була. Тикшерү органында аңлатуларынча, шикләнелүче башка төбәктә хезмәт хакы урынына бирелгән спиртны канистра капкачына сала һәм аны яндырып карый. Ялкын янәшәдә торган йорт әйберләренә күчә, ә аннары бөтен өйне ялмап ала.

- Нәтиҗәдә, 87 яшьлек анасы һәм 61 яшьлек абыйсы фаҗига урынында һәлак булалар. Шикләнелүченең өйдәше, уянып, янгынны күреп, аның үзен аңын югалткан хәлдә урамга алып чыга, шуның аркасында алар икесе дә исән кала, – дип белдерәләр Тикшерү комитеты идарәсендә.

Хәзер тикшерү шаһитлардан сораштыра һәм фаҗиганең хәл-шартларын ачыклый. Шикләнелүчене читкә чыгып китмәү турында подписка белән чыгарганнар.

Фото: кп.ру


Читайте нас: