+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
5 июль 2021, 12:01

Урам уртасыннан баланы урлаганнар

Бала бер сәгать дәвамында исерек ир-егет кулында булган, арытаба аны полиция хезмәткәрләре коткарган.

Бала бер сәгать дәвамында исерек ир-егет кулында булган, арытаба аны полиция хезмәткәрләре коткарган.

Түбән Новгородта җиде яшьлек малайны урлауда шикләнелүчене кулга алганнар. Бу хакта Русия тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Ир-атка 51 яшь. Хәзер ул сак астында. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Бу хәл 2 июльдә балалар мәйданчыгында булган. Ир бала янына килеп, аңа песи баласы күрсәтергә тәкъдим итә. Бу тәкъдим белән ул аны өенә алып кайта. Анда малай бер сәгать дәвамында булган.

Ир исерек булган, малайны ваннада коенырга мәҗбүр иткән. Полиция хезмәткәрләре баланы азат итә алган.

Шунысы шикле, хокук сакчылары белдерүенчә, күптән түгел мондый хәл Русиянең берничә төбәгендә булган. Аллаһка шөкер, бер бала да зыян күрмәгән. Шул уңайдан полиция хезмәткәрләре балаларны ялгызын гына урамда калдырмаска киңәш итә. Шулай ук, аларга таныш булмаган кеше белән аралашырга кирәкмәвен дә аңлатырга кирәк.

Фото: pixabai.com
Читайте нас: