+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 март 2021, 11:40

Яшүсмерләр агуланып дан казанмакчы булган

Интернетта популярлык җыяр өчен...

Интернетта популярлык җыяр өчен...

Хабаровскида ике укучы "Тик-ток" социаль челтәрендә популярлык алу өчен күп итеп дару эчкән.

Җиденче сыйныф укучылары 3 март көнне үлемгә өндәгән роликны социаль челтәрдә күргән һәм анда катнашырга карар кылган. Шул ук көнне 13 яшьлек кызлар берьюлы өч препарат эчкән. Аллаһка шөкер, сыйныфташлары аларны вакытында табып, "көчле медикаментоз агулану" диагнозы белән дәваханәгә илткәннәр.

"Тик-ток"чылар үз аңына килгәч, алар полицейскийларга шул рәвешле танылган шәхесләр булырга теләвен белдергән. Ачыклануынча, гаиләдә һәм мәктәптә әлеге яшүсмерләрнең бернинди проблемалары булмаган.

"Үз-үзенә кул салуга җиткерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер үлемгә өндәгән видеоның авторын ачыклыйлар.

Фото: pixabai.com
Читайте нас: