+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь 2014, 03:00

Карында ук музыка белән!

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе 76нчы иҗат сезонына аяк баса. Ул нәни тамашачылар белән очрашудан башланачак.

Башкортстанның халык уен кораллары милли оркестры һәм нәни скрипкачылар ансамбле серле дә, сокландыргыч та җыр-моң иленә сәяхәт бүләк итә. Бу — күптән түгел генә булдырылган “Бергә музыка тыңлыйбыз” концертлар циклыннан яңа сезонда беренче концерт. Булачак әниләр һәм өч яшькә кадәр балалары булган ата-аналар өчен махсус тамашалар ана белән баланың психологик һәм рухи халәтенә уңай йогынты ясый, сәнгатькә сөю уятуга, эстетик зәвык үстерүгә булышлык итә. В. Моцарт, А. Вивальди, Л. Бетховен, П. Чайковский, С. Рахманинов кебек классик, шулай ук, башкорт композиторларының әсәрләре, джаз, халык музыкасы яңгырый бу концертларда. Кечкенә җыр-моң сөючеләр тамаша барышында иркен хәрәкәт итә. Тели икән — сәхнәгә чыгып бии, я әле генә танышкан яңа дусы белән аралаша, уйный. Балаларның шат тавышы, җанлы уен-көлке, әти-әниләрнең бәхетле йөзләре, музыка бөеклегенә кушылып, илаһи күренеш хасил итә.
Филармониядәге концертлардан тыш, популяр проект хатын-кызлар консультацияләрендә узган лекцияләрдә һәм семинарларда актив кулланыла. Психолог, арт-терапевт Юлия Рудченконың “Йөкле хатыннар өчен музыка терапиясе” дип аталган лекциясендә Башкортстанның халык артисткасы Эльвира Хәйретдинова һәм флейтачы Адель Фәтхетдинова булачак әниләргә классик музыка шедеврларын бүләк итте. Күркәм чара Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә урнашкан 43нче хатын-кызлар консультациясендә үтте. 5нче поликлиникада психолог Елена Колганова булачак әниләрне карындагы баланың үсеше өчен классик музыканың әһәмияте турында чираттагы лекциягә җыйды. Чарада филармониянең эстрада-джаз оркестры чыгыш ясады. Чираттагы концерт башкаланың Ленин районы хакимиятенең актлар залында узды. Башкортстанның халык уен кораллары милли оркестры тамашачыларны флейта, курай һәм скрипка тудырган моң дәрьясына күмде.
Читайте нас: