+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 сентябрь 2014, 17:13

Иң оста кубызчы

Германиянең Лейпциг шәһәре янындагы Тауха бистәсе борынгы музыка коралларының берсе булган кубызда уйнаучыларны VIII халыкара конгресс-фестивальгә җыйды. 22 илдән килгән музыкантлар арасында “Дөньяның виртуоз кубызчысы” исемен йөртүче якташыбыз, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Роберт Заһретдинов та бар иде.

Мәчетле районының Әй елгасы буенда урнашкан Әҗекәй авылында туып, колхоз малларын көтеп үскән Роберт кечкенәдән кубызга мөкиббән китә. Тимерче Галимҗан бабай ясап биргән кубызда уйный, табигатьтәге мең төрле авазларны күңеленә сеңдерә. Билбавында һәрчак тимер кисәге, чүкеч йөртә, маллары туплауда ял иткәндә тимер чүки, ун яшьләрендә инде көненә берничәшәр кубыз ясап, дус-ишләренә, савучыларга бүләк итә. Кичке уеннарда кубыз уйнап, авыл яшьләрен биетә.
Унбиш яшендә Свердловск өлкәсендәге чалгы заводына эшкә керә. Чалгы чарлаучы булып эшләве кубыз ясау белән ныграк шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Тальян, хромка сатып ала, аларда өздереп уйный. Дүрт еллык солдат хезмәтендә кулларында баян һәм аккордеон сайрый. Уфада баянчыларның 6 айлык курсларын тәмамлап, район мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшли. 1958-62 елларда Уфа сәнгать училищесында укый, аннары Свердловск педагогия институтында читтән торып белем ала. Уфадагы музыка мәктәпләрендә һәм 2нче педучилищеда укыта.
1962 елда, Әбҗәлил якларында концертлар куеп йөргәндә, берәүләр өендә кубыз күрә. Бер мәрхүм музыкант истәлеге буларак озак еллар саклана икән ул. Роберт кубызны клубка алып бара, концертта уйный. Менә шуннан бу уен коралы белән яңадан мавыгып китә.
Кубыз — башкортның һәм татарның төп уен коралларыннан берсе. Йөзләрчә еллар буе камилләштерелгән. Ул бик күп милләтләрдә бар. Аталышлары гына төрле-төрле. Татарда ул — кубыз, башкортта — кумыз, кыргызда — комуз, калмыкта — кумуз, казахта, каракалпакта — кобыз, хакаста — комыс, якутта — хомус... Урысларның варганы да шул төргә керә. Венгерча исеме — доромб, японча — муккурм. Немецлар аны маультроммель дип йөртә.
Роберт Заһретдинов конгресс-фестивальгә кубыз буенча үзенең укучысы (бу чарада тәрҗемәче эшен дә башкарды) Илья Метлин белән барды. Алар икесе дә гала-концертта катнашты, һәркайсы үзебезнең җирлектәге музыкаль композиция уйнады.
Дөньяның бик күп илләрендә чыгыш ясаган Роберт Абдрахман улы Германиядә үткән бу сәнгать бәйгесендә 23 ел элек яулаган “виртуоз кубызчы” дигән мәртәбәле исемне тагын бер тапкыр раслады.
Читайте нас: