+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 сентябрь 2014, 03:00

“Театр төне” үтте

Уфада Мәдәният елына багышланган колачлы мәдәни акция — “Театр төне” үтте. Ул күпчелек театрларда, китапханәләрдә, район һәм шәһәр мәдәният йортларында, клубларда, үзәкләрдә кичке сәгать алтыда старт алды.

“Төнге әкият” девизы астында үткән “Театр төне”нең төп тамашачысы балалар булды. Халык спектакльләрне, күргәзмәләрне түләүсез карады, әкият геройлары, яраткан актерлар белән очрашты, осталык дәресләрендә катнашты, театрлар буенча сәяхәт итте. Шулай ук концертлар, интерактив уеннар, конкурслар оештырылды. Бу төнне актерлар гына түгел, рәссамнар, грим салучылар, костюмерлар да үз иҗатын күрсәтте.
Башкортстан курчак театрында “Идел буе театрлары — Ниточка” дип аталган курчак театрларының икенче округ фестивале ачылды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма, Милли яшьләр, Уфа “Нур” татар дәүләт, Башкортстан опера һәм балет театрлары алдындагы мәйданчыкларда күңелле тамашалар үтте. Урыс драма театры “Аталар һәм балалар” спектакле премьерасын күрсәтте. Халык һәм студентлар театрлары Башкортстан опера һәм балет театрының кече залында, сәнгать академиясендә, “Мир” һәм “Башкортостан” сәүдә комплексларында чыгыш ясады.
Салават Юлаев мәйданында “Тамыр” балалар телерадиостудиясе чыгышы, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә Осталар шәһәрчеге ярминкәсе һәм Модель бизнесы академиясе программасы үтте.
Мәдәни үзәкләрдә иҗат лабораторияләре, әдәби кунакханәләр үз ишекләрен ачты, алар милли мәдәният белән таныштырды.
Читайте нас: