+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 октябрь 2014, 03:00

“Рәхмәт сиңа, җырым — канатым”

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның яңа сезондагы концерт программасы нәкъ шулай атала. Иҗат коллективы чираттагы тапкыр тамашачыларны җыр-моң дөньясына әйди. Аларның чыгышларын республикада гына түгел, күрше төбәкләрдә дә, мәскәүлеләр дә түземсезлек белән көтәләр.

Театрлаштырылган тамашаны әзерләүдә РСФСРның халык артисты Рифкать Исрафилов, драматург Халисә Мөдәрисова, балетмейстер Рифкать Саттаров зур өлеш керткән. Сәхнә бизәлеше, костюмнар — рәссам Светлана Мөхәммәтгәрәева тырышлыгы.
Әлбәттә, тамашаның сюжеты әлегә сер булып кала. Анда “Айдар” студиясе музыкантлары һәм биючеләре катнашачак. Бары тик шунысы билгеле, танылган актер Рөстәм Салихов шарманщик ролен башкарачак.
Яңа концерт программасының үзенчәлеге — Айдар Галимовның кызы Айгизә дә җырлаячак. Радио һәм телевидениедә күптәннән яңгыраган “Үпкәләмәгез язмышка” дип аталган дуэтны тамашачы яратып өлгерде. Бу җырның клибы да зур уңыш казанды. Айгизә 11нче сыйныфта белем ала, киләчәген эстрада белән бәйләмәкче. Укудан тыш вакытын тулысынча иҗатка багышлый, КВН буенча Уфаның җыелма командасы әгъзасы, яхшы рәссам да ул.
Айдар Галимов Урал аръягыннан гастрольдән кайтты. Күрше төбәктәге милләттәш­ләребез концерттан бик канәгать калган. Җырчы бүген башкалада узачак концертларга әзерләнә, “Айдар” студиясендә иртә-кич репетицияләр бара.
Читайте нас: