26-30 сентябрьдә Уфада курчак театрларының II “Ниточка” фестивале узды. Чара республика Президенты гранты исәбенә оештырылды. Башкортстан дәүләт курчак театрында Казан, Тольятти, Яр Чаллы, Ульяновск, Ырынбур шәһәрләреннән курчак театрлары чыгыш ясады. Хәтта ерак Казахстаннан — Актүбә шәһәреннән “Алакай” театры бар иде. Спектакльләрне билгеле тәнкыйтьчеләр бәяләде. Алар арасында Казан шәһәреннән Нияз Игъламов, Санкт-Петербургтан Анна Константинова, Уфадан Рида Буранова белән Динә Дәүләтшина кебек театр белгечләре бар иде. “Дюймовочка” спектаклен тәкъдим иткән Яр Чаллы театры җиңүче буларак танылды.
Жюри составында балалар да булды. Алар беренчелекне Ырынбур шәһәренең “Impression” курчак театрына бирде. Актриса Арина Юдинцева Пьеро ролен уңышлы башкарган өчен “Иң яхшы актер эше” номинациясендә бүләкләнде.
Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлеге Ульяновск шәһәренең курчак театрын махсус бүләк белән билгеләде. Казахстанлылар спектакльдә иң яхшы стиль чишелешен тапкан өчен бүләкләнде. Казаннан “Әкият” театры “Иң яхшы актерлар ансамбле” белән танылды, ә Тольяттидан “Пилигрим” аерым номинациядә җиңүче булды. Башкортстан курчак театры конкурстан тыш “Урал-батыр” һәм “Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы” спектакльләрен күрсәтте. Русиянең халык артисты, Башкортстан курчак театры легендасы Айрат Әхмәтшин осталык дәресләре бирде.
* * *
26 сентябрьдә республиканың барлык районнарында һәм 10 шәһәрендә “Театр төне” узды. Анда 1500дән артык иҗат коллективы, 33 меңнән артык тамашачы катнашты. Уфада 30 мәйданчыкта 40тан артык иҗат коллективы чыгыш ясады.
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында акциядә катнашучылар сәхнә артында репетицияне карады. Кече залда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе студентлары спектакль куйды.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры каршында балалар һәм яшьләр өчен уеннар, конкурслар оештырылган иде. Мәче Базилио туңдырма белән сыйлады, аукцион үтте.
Урыс дәүләт академия драма театрында сәхнәдәге тамаша фойеда зур экранда күрсәтелде. Шулай әкияти могҗизалар күпсанлы тамашачыларга ачылды. Ә бер тамашачы театр сәхнәсеннән сөеклесенә тәкъдим ясады.
Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында да “Театр төне” күңелле узды. Теләгән һәркем сәхнә костюмында фоторәсемгә төшә, аквагрим белән бизәнә алды. Музейда тәҗрибәле экскурсовод театрның тарихы, экспонатлар белән таныштырды.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры алдындагы мәйданда тамашачылар флеш-мобта катнашты. Шулай ук, фойеда кызыл келәм буйлап актерлар һәм аларның балалары узды.
Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе каршындагы мәйданда да күңел ачу тамашасы киң җәелдерелде. Уку театры сәхнәсендә исә студентлар пластик спектакль куйды.
Салават Юлаев мәйданында “Тамыр” балалар телеканалы “йолдызлары” чыгыш ясады, бүләкләр таратылды, Буратино белән Мальвина сабын куыклары шоуы үткәрде.
Ленин исемендәге скверда күргәзмә-ярминкә, театрлаштырылган мода күрсәтү, клоуннар чыгышы тәкъдим ителде.
Районнарда да, шәһәрләрдә дә “Театр төне” күңелле узды. Әйтик, Федоровка районында гына да чаралар 32 авыл мәдәният йортында үтте. Бүздәк районында 13 чарада 2 меңнән артык кеше катнашты. Бәләбәй районында — бал биюләре буенча осталык дәресләре, Агыйделдә — “Кич утыру” йоласы күрсәтелде.
* * *
Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе сезонны яңа концерт программасы белән ачты. “О, музыка, күкләр сулышы” дип аталган концертта “Сарби” чуваш эстрада-фольклор ансамбле, Башкортстанның халык артисты Альберт Шаһиев, Башкортстанның атказанган артистлары Гафуан Фазуллин белән Елена Калинина, артистлар Рим Рәхимов, Любовь Улитина һәм башкалар чыгыш ясады. Коллегаларын котларга Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев та килгән иде.
* * *
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов Станиславский исемендәге халыкара премиягә лаек булды. Премия театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Әйтик, “Актер осталыгы” номинациясендә иң яхшы хатын-кыз роле өчен — Елизавета Боярская, иң яхшы ир-ат роле өчен Данила Козловский белән Олег Ханов билгеләнде. Русия театр эшен үстерүгә өлеш керткән өчен премияне Зур театрның генеральный директоры Владимир Урин, дөнья театрын үстерүгә өлеш керткән өчен инглизләр Кэти Митчелл белән Сэм Мендес алачак. “Маугли буыны” хәйрия театр проекты (сәнгать җитәкчесе Константин Хабенский) махсус премия белән билгеләнде. Шулай ук, театр педагогикасына, театр белеменә өлеш керткән һәм иң яхшы сценография өчен дә бүләкләр каралган.
Станиславский исемендәге премия лауреатларын бүләкләү тантанасы декабрьдә Мәскәүдә узачак.
* * *
Октябрьнең ямьле бизәге — ике ел дәвамында күпсанлы тамашачыларга билгеле булып өлгергән зур чара — “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” узачак. 20 октябрьдә проект кысаларында Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Әлшәй районының һәвәскәр һәм профессионал артистлары чыгыш ясаячак.