— Вәсил Галимов Чиләбе өлкәсендә дөньяга килсә дә, өч яшеннән башлап урта мәктәпне тәмамлаганга кадәр Кадер авылында яшәде. Аның әти-әнисе Чиләбедә калган булса, бәлки, ул композитор да булып китәлмәс иде. Без аның күп җырларының авылыбыз табигатеннән илһам алып язылуын беләбез, — диде кичәдә чыгыш ясап, Кадер авылы биләмәсе башлыгы Рәис Габбасов.
Арытаба сәхнә түренә Вәсил Галимовның сеңелләре Рәмзия Маликова белән Нәзирә Төхбәтуллина чыкты. Алар абыйсының балачагы, үсмер елларыннан кызыклы хатирәләр белән уртаклашты, аның белән горурлануын әйттеләр.
Композиторны котларга Дүртөйле шәһәреннән дә бер төркем иҗатчылар килгән иде. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафаил Хафизов, Светлана Васикова белән Фәнис Рәхмәтуллин Вәсил Галимовка багышлап язган шигырьләрен укып ишеттерделәр.
Кичәгә Югары Яркәйдән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдәвис Маликова белән шагыйрә Фәния Гобәйдуллина килгән иде. Алар композиторны иҗат бәйрәме белән котлап, матур теләкләрен җиткерде.
Вәсил Галимовның халык арасында популярлык казанган, озак еллар дәвамында сәхнәдә яңгыраган җырлары шактый күп. “Ак чишмә”, “Әллә ниләр әйтер идем сиңа”, “Көзге уйлар” (Наҗар Нәҗми сүзләре), “Өянкеләр, тупыллар”, “Кадерем-кадерлем” (Роберт Миңнуллин сүзләре), “Кайтаваз” (Нәҗип Исламов сүзләре) шундыйлардан. Вәсил Галимов көй язган җырларның берничәсе әлеге кичәдә дә яңгырады. Аларны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәсидә Мостафина, Илшат Сибәгатуллин, төбәкара конкурслар лауреаты Илнар Миңнекәев, авылдашы Рәлиф Шәгалиев башкарды. Чараны музыкаль яктан Айдар Ногманов белән Илдар Хәйбрахманов бизәде, китапханәнең уку залы мөдире Клара Хәлиуллина матур итеп алып барды.
Иң соңыннан композитор үзе дә сүз алып, кайбер җырларның язылу тарихын сөйләде, берничәсен үзе башкарды.
Иҗат бәйрәмендә катнашучылар чара дәвамында Вәсил Галимовның үзенчәлекле моң дәрьясында тибрәлде, күңелләренә бетмәс-төкәнмәс илһам, рухи көч алды, үзенчәлекле композиторның нәкъ Илештә тууы белән горурланып утырды, бер үк вакытта аның 70 төрле һөнәргә ия иҗатчы икәнлеген белде.
Киләчәктә дә иҗат чишмәгез ургылып агып, үзенчәлекле көйләрегез бер-бер артлы туып торсын, Вәсил Җәһит улы!