+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
14 октябрь 2014, 03:00

Туймазы татар театры XXIV сезонын ачты

7 октябрьдә Уильям Шекспирның “Тискәрегә — авызлык” пьесасы буенча куелган премьера спектакле белән Туймазы татар театры яңа иҗат сезонын башлап җибәрде. Спектакльнең режиссеры — Байрас Ибраһимов.

Комедияне тамашачы яратып кабул итте. Тамашадан соң, гадәттәгечә, артистларны бүләкләү тантанасы узды. “Ел актеры” номинациясенә әлеге спектакльдә төп рольне оста башкаручылар — Башкортстанның атказанган артистлары Фәндил Мөхәммәтдинов белән Гөлнара Габидуллина лаек булды. “Тамашачы мәхәббәте” бүләге Гортензио образы өчен Башкортстанның атказанган артисткасы Маргарита Сидоровага тапшырылса, “Өмет” номинациясе Марсель Мөсәвировка бирелде.
Читайте нас: