— Туган республикамның мактаулы исемен алу — юбилеема иң яхшы бүләк, — диде Владимир Спиваков.
Шул ук көнне Владимир Спиваков Салават шәһәрендә талантлы үсмерләр өчен аның исемендәге музыка мәктәбе ачылу тантанасында катнашты.
Быел Салават музыка колледжы Башкортстан Президентының 10 миллион сумлык грантына ия булган иде. Әлеге акча музыка мәктәбен булдыруга тотынылды. Анда 17 уку кабинеты, концерт залы, ритмика кабинеты һәм кече концерт залы бар. Алты бүлек эшләп килә: фортепиано, скрипка, гитара, халык уен кораллары, тынлы уен кораллары, вокал-хор студиясе. Мәктәптә 50 бала укый. Киләчәктә Владимир Спиваков телекүпер ярдәмендә үзе дә осталык дәресләре алып бармакчы.
— Әлеге музыка мәктәбе ачылуга, һичшиксез, шатмын. Моны Мәдәният елына кертелгән зур өлеш дип санарга мөмкин. Аның нигезен Рөстәм Зәки улы салды. Ә аннары башка оешмалар, гади халык та матди ярдәм күрсәтте. Шуңа күрә әлеге белем учагын мин “халык мәктәбе” дип атыйм, — диде Владимир Спиваков журналистлар белән очрашуда.
Яңа музыка мәктәбенә виртуоз дирижер буш кул белән килмәгән. Бүләге — уен кораллары. Әңгәмә вакытында ул Steinway рояле хакында сөйләде. Бу уен коралы хәйрия акчаларына Италиядә сатып алыган.
— Әлеге маркадагы рояль — бик сирәк очрый торган уен коралы. Андыйны Русиянең бер мәктәбендә дә очратканым булмады. Димәк, Салаватта илнең барлык мәктәпләренә үрнәк булырлык мәктәп ачылды, — диде Владимир Спиваков.