+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 октябрь 2014, 23:46

Әлшәйдә мәдәният һәр авылда яши!

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” акциясе хакында республикада ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. 2012 елның февралендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Тәтешле районының профессиональ һәм үзешчән сәнгать осталары, акциягә старт биреп, зур гына түгел, бәлки, шедевр-концерт күрсәтеп китте. Шулай итеп, калган районнар өчен баштан ук планка югары куелды.

Проектның матур үзен­чәлеге шулдыр — бер үк сәхнәдә барып, тематик яктан да бер үк юнәлештә әзерләнгән (ягъни, республика районнары белән таныштыру, төбәктәге мәдәният үсеше, төрле мил­ләтләрнең үзара дус-тату яшәвен күрсәтү) концертларның һәркайсы үз яме, үз тәме белән аерылып тора. Ул концерт­ларда, атап үтелгән Тәтеш­ледән тыш, Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Борай, Балтач, Туй­мазы, Яңавыл, Миякә, Шаран, Күгәрчен, Чакмагыш, Федоровка, Нефтекама, Кушнаренко, Краснокама, Стәрлебаш, Благовар районнары зур гөл­ләмәдәге кабатланмас гүзәл чәчәк кебек балкыды.
20 октябрьдә әлшәйлеләр унтугызынчы булып чыгыш ясады. Бу концертның үзенчәлеге нидән гыйбарәт булды соң?
Әлбәттә, һәр төбәкнең үз төсе, чишмәләренең үз тәме. Әлшәй — данлы төбәк. Тугыз Советлар Союзы Герое, Дан орденының бер тулы кавалеры һәм Русия Герое тәрбияләгән, өч тимер юл станциясе, ике шифаханә булдырган, Владимир Ленинны кунак иткән республиканың бердәнбер районы ул.
Фотографии с вечера https://vk.com/album126854852_204460799
Читайте нас: