+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 октябрь 2014, 21:48

Дуслык күпере салучы

Җырлар авторы Мидхәт Әбделманов үзен шундый сыйфатта да танытты.Дуслыкны очрашулар ныгыта, ә җыр-моң аңа канат куярга да сәләтле. Башкортстанда яшәп иҗат итүче Мидхәт Әбделманов җырларыннан төзелгән һәм “Дуслык күпере” дип аталган зур концерт шушы көннәрдә Казанның Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә үтте. Ул милләтара татулыкны ныгытуда матур үрнәк булып тора.

Уфада җырчы-шагыйрь шактый билгеле, иҗади уңыш­лары да җиткелекле: өч шигъри җыентыгы дөнья күргән иде, моңа өстәп, Казандагы чара алдыннан “Җырга юл еракмы?” дигән китабы басылып чыкты. Мидхәт Әбделманов шигырь­ләренә иҗат ителгән альбом­нарның да язмышы якты, алар киштәләрдә ятмый, халык арасында киң тарала. Аның җырлары буенча төшерелгән клиплар телевидениедә даими күрсәтелә, радио эфирыннан җырлары яңгырый. Җыр-моң сөючеләр авторның иҗатын гына түгел, шәхсән үзен дә яхшы белә, чөнки аның белән туган төбәге Благовар районында, Красноусол шифаха­нә­сендә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында гөрләп концертлары, очрашулары үтә.

Бер сүз белән әйткәндә, шагыйрьнең иҗади үсеш баскычлары буенча янә дә күтәрелеп, җырларын Казан сәхнәсенә чыгарырга омтылуы табигый. Бу урында шунысын да билгеләү мөһим: туган төбәгендә татар-башкортка хезмәт итүче иҗатчы буларак, Мидхәт Әбделманов киң фикерли, шәхси мәнфәгатьләрне алга кую аңа һич кенә дә хас түгел. Концертның аталышы да тирән мәгънәгә ия, “Дуслык күпере” ике тугандаш республика арасында иҗади хезмәт­тәшлеккә яңа юллар, яңа мөмкинлекләр ача.

Концерт моны исбатлады да. Әйткәндәй, сценарийны Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев язган, ул аны сәхнәләштерүче дә булып чыгыш ясады. Гомумән, Башкортстандагы райондашлар, икесе дә Благовар төбәгендә туып-үскән җырчы Рөстәм Асаев белән җырлар авторы Мидхәт Әбделманов арасындагы иҗади хезмәттәшлек күптән килә. Авторның тәүге җырларын да Башкортстанда сәхнәгә нәкъ менә Рөстәм чыгарды. Татарстан дәүләт филармониясендә исә, аның башкаруында яңа иҗат җимешләреннән “Казанга җыр” һәм “Универсиада” яңгырады.

Мидхәт Әбделманов, күп­кырлы талант иясе буларак, аерым шигырьләренә көйләр авторы да булып тора. Аларны киң билгелелек яулаган җыр­чылар белән беррәттән, һөнәри эшчәнлектә тәүге адымнарын ясаучылар да үз итә. Казан сәхнәсенә чыгып, яшь җыр­чы­лар Галия Язданова һәм Фәнит Карачурин авторның җырларга салган мәхәб­бәт хисләрен тамашачыларга бөтен тулылыгы белән җиткерә алды.
Гүзәл Диникеева да автор­ның иҗатташ дусларыннан санала. Бу концертта аның башкаруында “Кем бәхетле” һәм “Кошлар кебек” җырлары яң­гырады.

Зур уңыш белән үткән концертның янә бер отышлы ягы шунда: анда башкорт эстрадасы йолдызларына да киң урын бирелде. Ирек Ногманов, мәсәлән, авторның иң тирән кичерешле җырларын­нан берсен, әнисе Газимәгә багышланган “Әние­мә” җырын башкарды. Фирүзә Парижның репертуарында да Мидхәт Әбделманов сүзләренә язылган җырлар байтак. Казан тамашачысына ул “Өшетмәче күңелне”, “Язмыш” җырларын ишеттерде. Яшь булса да, Уфа белән беррәттән Казанда да гаять зур популярлык яулаган Радик Юлъякшин Мидхәт Әбдел­манов иҗатында шулай ук күренекле урын тота. Аларның берлектәге иҗат җимеше “Ашкынма, гомер” җыры телеканалларның хит-парадларында иң югары урыннарга күтәрелде. Әлеге җырны тамашачыга тәкъдим итеп, яшь җырчы алкышларга күмелде.

Мидхәт Әбделманов Уфа “Рамазан” мәгърифәт үзәге оештырган “Болгарга сәяхәт”тә даими катнаша. Билгеле булуынча, Болгар шәһәре, тарихи ядкарь буларак, ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Җырлар авторы бу теманы да читләтеп үтмәгән. Аның “Болгар” җыры Илшат Вәлиев башкаруында яңгырады.

Иҗади ачыш һәм яңалык­лар һәр концертны бизи. Гөлназ Асаева белән Филүс Каһировның дуэт чыгышы “Дуслык күпере”нең иң чагу би­зәкләренең берсе булып саналырга хаклы. Әйт­кәндәй, Гөл­наз әлеге вакытта Казанда укый. Ә Бүздәк егете Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев кебек үк, Татарстанның иң мәшһүр җырчылары сафына басты. Якташлары концертына Салават Фәтхетдинов белән Хәния Фәрхи дә килгән иде. Алар башкортстан­лы­ларның иҗади уңышына сөенеп утырды. Моңа җавап итеп, Гөлназ — “Кызлар китә”, ә Филүс үзенә тәгаенләп язылган “Җилкәннәр” җырла­рын башкардылар.

Башкортстаннан – Марат Шәйбәков, Татарстаннан – Бәширә Насыйрова соңгы елларда Мидхәт Әбделманов иҗатына еш мөрәҗәгать итә. Марат авторның “Бала сагышы” шигыренә көй дә язган. Үзәк өзгеч бу җырны ул тирән кичерешләр белән үреп башкарды. Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова “Төймә”, “Яшисе килә” җырларын тәкъдим итте.

Концерт залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Бу җәһәттән “Дуслык күпере” максатына иреште. Очрашуда Башкортстанда туып-үсеп, хәзерге вакытта Казанда яшәүче бик күп таныш йөзләр балкыды – Роберт Миңнуллин, Римзил Вәлиев һәм башкалар. Башкортстан Язучылар берле­геннән бер төркем әдипләр – Марат Кәримов, Рәиф Әмиров һәм Фәния Габидуллина килгән иде.

Әмма Башкортстан кунаклары арасыннан күпчелекне Благовар районы вәкилләре тәшкил иткәндер. Рәсми делегация җитәкчесе, район Советы секретаре Наилә Садыйкова якташны иҗади уңышлары белән тәбрикләсә, Яңыш авыл мәдәният йорты директоры Мәхмүт Ибраһимов, үзе гармунда уйнап, җырлар бүләк итте. Әйткәндәй, концерт Рөстәм Асаев башкаруында Мидхәт Әбделмановның яңа иҗат җимеше – “Эх, авылкаем!” җыры белән тәмамланды. Концертны Татарстаннан Резеда Сәлахова һәм Башкортстан “Юлдаш” телеканалыннан Наил Юнысов алып бардылар.

Мидхәт Әбделманов — үзенчәлекле талант иясе, дигән идек. Әдәби иҗатка гомер көзендә килеп, ул шигырь-җырлары белән тәүдә туган авылы Яңышны, аннары Благоварны данлады, аларны республика дәрәҗәсенә чыгарды. Һәм менә янә зур уңыш – “Дуслык күпере” салып, 72 яшьлек автор җырлары белән Казан сәхнәсендә балкыды.
Купить квартиру в Уфе через агентство недвижимости.
Читайте нас: