+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 ноябрь 2014, 22:12

Яңгырасын Фәридә җырлары, Бәхти моңнары!..

Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин кебек күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү, алар тудырган рухи мирасны саклау, башкару традицияләрен үстерү, яшь һәм талантлы милли җыр башкаручыларны табу, аларга иҗади бәйге оештыру, үсәргә ярдәм итү, халыклар дуслыгын ныгыту, музыка сәнгатен үстерү — “Ике аккош” республика музыка конкурс-фестивален оештыручылар үз алларына шундый максатлар куеп эш итә.

Конкурс-фестиваль Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе белән республиканың Мә­дәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты һәм Татарстанның Мәдә­ният министрлыгы ярдәмендә уза. Бәйгедә өлкән сыйныф укучылары, музыка мәктәп­ләрендә тәр­бия­ләнүчеләр, һөнәри стажы 5 елдан артмаган яшь (җыр номинациясе өчен — 18-35, баян номинациясе өчен 14-35 яшьлек) башкаручылар катнаша ала. Оештыру комитетын Баш­кортстанның һәм Та­тарстанның халык артисты, җырчы Айдар Галимов җитәкли.

Конкурсантлар ике этапта, ике номинациядә көч сынаша. Беренче этап рәсми рәвештә октябрьдә узган, әмма конкурс хакында ишетми калучылар булганга, гаризалар икенче тур башланганчы кабул ителә. Икенче тур ноябрь ахырында Чишмә (җыр) һәм Авыргазы (баян) районнарында узачак. Беренче номинация буенча һәр этапта Фәридә Кудашева репертуарыннан һәм халык җырлары яисә заманча музыка әсәрләреннән сайланган берәр җыр башкару осталыгы бәяләнә (ягъни ике этапта — дүрт музыкаль номер). Икенче номинациядә исә Бәхти Гайсин репертуарыннан баянда көйләр башкару кирәк. Бу очракта коллектив чыгышлар да булырга мөмкин. Сайлау турларын уңышлы узучылар 15 декабрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрына гала-концертка җыелачак. Җиңүчеләрне бүләкләү нәкъ шунда узачак.

Конкурста катнашу өчен Word форматында, 14нче шрифт белән анкета-гариза тутырып, файлны “Ике аккош” дип атап, бергә җибәрелә торган хат беркетеп (сопроводительное письмо), кат­нашу­чының фамилиясе белән исемләнгән папкага салып, архивлап, ike-akkosh@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен кон­курсның координаторларына: Альбина Хәлиуллинага (8 927 31 99 614) һәм Владимир Еникеевка (8 917 75 54 160) мөрә­җә­гать итәргә мөмкин.

Документлар:

[attachment=2:Положение Республиканского музыкального конкурса-фестиваля «ИКЕ АККОШ»]

[attachment=1:Анкета-заявка на участие в Республиканском музыкальном конкурсе-фестивале «ИКЕ АККОШ»]
Читайте нас: