+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 ноябрь 2014, 22:14

Яшь актерлар, җиңү белән!

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә балалар театр коллективларының “Иделкәем” дип аталган төбәкара фестиваль-конкурсы үтте. Чакырылганнар арасында Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясеннән “Символ” театр студиясе дә бар иде. Ул жюри әгъзаларына Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен тәкъдим итте. Укучыларның актерлык осталыгы беркемне дә битараф калдырмады, тамашачылар яшь актерларга басып алкышлады.

67 театр коллективы арасында гимназия командасы икенче урынга лаек булды, ә төп рольне башкарган Денис Зәйнуллин “Иң яхшы ир-егетләр роле” номинация­сендә җиңүче дип табылды. Мондый зур уңышка коллектив, һичшиксез, яшь актер­ларның (алар арасында хәтта 2нче сыйныф укучылары да бар иде) сәләте, тырышлыгы, студия җитәкчеләре Лениза һәм Символ Гайнетдинова­ларның осталыгы һәм гимназия директоры Равил Идри­совның ярдәме белән иреште.
Без яшь артистларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәнгать өлкәсендә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
Читайте нас: