+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 ноябрь 2014, 21:48

Болытлар артында кояш бар

Шушы көннәрдә “Болытлар” хәзерге заман сәнгать үзәгендә Дәүләт җыелышы-Корылтай тарихында беренче тапкыр депутатлар катнашлыгында әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның монда оештырылуы ниндидер символик мәгънәгә ия кебек. Законнар чыгаруның шигырь язу, әдәби, сәнгати иҗат белән дә уртаклыклары бар икән бит! Дәүләт кешесе бүгенге көн алдында, халык каршында җавап тотса, шагыйрь буыннар һәм гасырлар алдында мөһим бурыч үти. Димәк, чор законнарда да, шигырьләрдә дә яши.

Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев кичәгә килүчеләрне сәламләп, болай диде:
— Безнең бөтен тормышыбыз шигърият гаме белән сугарылган кебек. Кешенең җаны таләп иткән омтылыш рациональ аң белән генә чикләнми. Шигърият — әнә шул чиксезлекнең бер балкышы. Шагыйрьләрнең үз шигырьләрен укуы да үзенчәлекле, хәтта. “Актер — шагыйрьнең иң зур дошманы” дигән гыйбарә яши. Шагыйрьләр — гадәти кешеләр түгел. Алар — илаһи гамь белән сугарылган гаҗәеп шәхесләр.
Константин Борисович депутатлар арасында да күре­нек­ле шагыйрьләр булуын әйтте. Элекке чакырылышлардан Башкортстанның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим белән Равил Бикбаевны, хәзерге көндә парламентның вице-спи­керы, талантлы шагыйрә Йомабикә Ильясованы атап үтте.
Кичәне алып баручы, Башкортстанның халык артисты Александр Кузьменко Мостай Кәримнең шигырьләрен урыс телендә укыды. Башкортстанның халык артисты Азат Аеткуловның курай моңы, З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясенең камерный квартеты чыгышы кичәне тагын да ямьләде.
Халык шагыйре, Салават Юлаев бүләге иясе, Баш­корт­станның атказанган фән эшлеклесе Равил Бикбаев үз чыгышында законнар иҗат итүнең гаять авыр һәм җаваплы эш икәнлегенә басым ясады. Дәү­ләт эшенә күп хезмәт салган бөек шагыйрь Мостай Кәримнең шәхесе һәм иҗаты турында җылы сүзләр әйтте, башкорт һәм урыс телләрендә “Башкортстан моннан башлана” һәм “Бер сүз” шигырьләрен укып ишеттерде.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Айдар Галимов чыгышы кичәгә үзгә бер шатлык, шаянлык, моң һәм мәгънә өстәде. “Бүген безнең монда җыелуыбызның хикмәте бар, — диде ул. — Гадәти хезмәттән арынып, “Болытлар” сәнгать үзәгендә җылы даирәдә шигырьләр уку, җырлар тыңлау ниндидер эчке мәгънәгә ия”. Тамашачы аның Мостай Кәрим сүзләренә иҗат ителгән “Елгалар төнен серләшә”, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Җырлыйм туган якта” җырларын яратып тыңлады.
Йомабикә Ильясованың әсәрләрен күренекле сәхнә остасы Рәмилә Сәлимгәрәева югары сәнгать дәрәҗәсендә башкарды. Кичәдә шигърият сөюче башка депутатлар да үзләре яраткан һәм иҗат иткән шигырьләрне укыды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары катнашлыгында оештырылган әлеге шигъри-музыкаль кичә, чыннан да, болытлар артында кояш барын, тыштан җитди күренгән дәүләт эшлеклеләренең җанында җырга, моңга, шигъри иҗатка урын зур булуын дәлилләде.
Шигърият һәм моң булганда, ватанпәрвәрлек, гуманизм идеяләренең тормышка ашачагы, әлбәттә, бәхәссез.
Читайте нас: