Урыс географик җәмгыятен 1845 елда император Николай I төзеткән. Бүген исә бу җәмгыятьнең Русиянең 83 төбәгендә бүлекчәләре эшли. 2009 елда җәмгыять президенты булып Сергей Шойгу сайланган иде. 2010 елда исә попечительлек советы төзелде һәм аңа Президент Владимир Путин җитәкчелек итә башлады.
Мондый фестиваль Мәскәүдә беренче тапкыр оештырылды. Җәмгыять Русиянең һәр төбәгенең истәлекле урыннарын үз эченә сыйдырырга тырышкан. Фестивальнең һәр көне аерым бер темага — экспедицияләргә, тикшеренүләргә, табигатьне саклауга, фәнгә, төбәкләргә һәм Урыс географик җәмгыятенең партнерларына багышланды. Чара кунаклары — күренекле сәяхәтчеләр, галимнәр, фотографлар, телевизион тапшырулар алып баручылар төрле лекцияләр һәм презентацияләр үткәрде.
Башкортстан экспозициясен элекке көнкүреш әйберләре, кул эшләре белән бизәлгән тирмә таныштырды. Экспозициядә кул эшләре осталары сәйлән, киез белән эшләү буенча осталык дәресләре күрсәтте. “Далан” төркеме җитәкчесе, республиканың халык артисты Артур Туктагулов Башкортстан дәүләт филармониясе режиссеры Илшат Фәхретдинов белән берлектә концерт әзерләгәннәр иде. Анда республиканың милли мәдәнияте тулы чагылыш тапты.