Стәрлетамакта татар мәктәбе берәү генә — 5нче гимназия. Мәгәр белем учагында үткәрелүче милли чараларның исәбе-хисабы юк. Шигырь сөйләүчеләр, сәхнәләштерелгән әкиятләр бәйгесе, “Тукай язы” бәйрәме, татар җыры конкурсы, якташ язучылар белән очрашулар, рәсемнәр бәйгесе, тапкырлар кичәсе... Мондый кичәләргә якташ язучыларның балалары, гаилә әгъзалары, ата-аналар да чакырыла.
Гимназия директоры Гөлнара Морзагәрәева милли чаралар өчен бөтен шартларны да тудыра. Татар теле укытучылары Зәлия Газизуллина, Илүзә Әхмәтьярова һәм милли шигърияткә, җыр-моңга битараф булмаган башка педагоглар балаларда милли рух тәрбияләүгә барлык көчен сала.
“Туган илем — иркә гөлем” дигән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрү гимназиядә күптән матур традициягә әверелгән. Быел да бу чара төрле мәктәпләрдән килгән 31 бала катнашлыгында шаулап-гөрләп узды. Шунысы — ана телендә чыгыш ясар өчен балалар урыс һәм башкорт мәктәпләреннән дә килә. Быел бәйгедә 10нчы һәм 14нче балалар бакчалары вәкилләре дә катнашты. Алар тамашачыга үзләренең җыр-биюләрен дә бүләк итте.
Күпмилләтле шәһәрдә балаларны ничек шулай татар милли бәйрәмнәренә җәлеп итеп була соң? Бу сорауга гимназиянең якын дусты, билгеле шагыйрә, бәйгенең жюри рәисе Земфира Муллагалиева болай дип җавап бирде:
— Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана. Бездә татар балалары сабый чактан ук үз телләрен белеп, чараларда катнашып үсә. Ә инде 5нче гимназия — шәһәребездә милли тәрбия үзәге дисәк тә була. Монда һәр укытучы үз эше өчен җан атып тора.
“Туган илем — иркә гөлем” бәйгесендә балалар өч төркемгә бүленеп көч сынашты: башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар. Сәнгатьле шигырь сөйләү буенча Самира Сафуганова, Алмаз Кәримов, Динә һәм Дилә Галимовалар, Әдилә Бикчәнтәева, Илдан Фәхретдинов, Ләйсән Монасыйпова, Әдилә Зәбировага тиңнәр булмады. Бу укучылар шәһәр күләмендә үткәрелгән башка милли чараларда да җиңәләр, олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Әлбәттә, мондый җиңүләр гимназия укытучылары Лилия Бурова, Гөлшат Вәлиуллина, Дания Петрова, Гөлнара Яминева һәм башкаларның тырышлыгы белән ирешелә.
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе шәһәр мәктәпләреннән бихисап татар теле укытучыларын да үзенә җыйган иде. Бәйрәмне БДПУ студенткасы Зөлфирә Сөнәгатуллина, БДУ студенткасы Эльвира Әминева да үзләренең җыр-моңы белән бизәде.