Вәсил Карам улы — туган ягы Борайның (Абдулла авылында туган) горурлыгы, җырларын Башкортстан һәм Татарстанның күренекле җырчылары яратып башкара. Беренчеләрдән булып аның көйләрен халыкка Илһам Шакиров, Гомәр Әбделманов, Зәки Мәхмүтов, Флүрә Ногманова, Илфак Смаков кебек шәхесләр җиткерә. Ул — сиксәнгә якын җыр, маршлар, вальслар авторы. Ул Борай халык театры уйнаган “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Зәйтүнгөл”, “Кыр казлары артыннан”, “Баҗалар” һәм башка спектакльләргә дә көй язган. Вәсил Хәбисламов — Борайда музыка мәктәбенә нигез салучыларның берсе дә, бу мәктәпкә ул 40 елдан артык гомерен багышлаган. Кыскасы, бик гади һәм искиткеч талантлы кеше!
Иҗади очрашуга Борай китапханәсенең иң актив укучысы (шулай таныштырдылар) Вәсил Хәбисламов берүзе түгел, ә команда белән килгән. Шунысын да әйтергә кирәк: сукырлар китапханәсендә кичәләр һәрвакыт бик җылы мохиттә, гаилә бәйрәме кебек уза. Бусында да шулай булды — кунакны җылы каршы алу, игътибар-хөрмәт күрсәтү, соңыннан чәй табыны артында әңгәмә кору...
Чара башланганчы ук экранда композиторның иҗат юлын чагылдырган слайдлар күрсәтелде. Ә күрү сәләте начар булганнар милли моңнар тыңлап кинәнде.
“Җыр ничек туа соң?” дигән сорауга Вәсил Карам улы болай дип җавап бирә: “Шигырь күңелгә ятса, көен тиз табам. Шагыйрь белән композиторның хисләре туры килә икән, җыр туа”.
Бу көнне китап укучылар үзләре өчен Фидәрис Закиров, Фәридә Ямалтдинова, Мадис Фәрхетдинов, Зәйнәп Вәлиева кебек яңа исемнәр ачты. Алар җыелучыларны моң иленә алып кереп китсә (Вәсил Хәбисламов үзе дә кичә дәвамында кулыннан гармунын төшермәде), Алия Хәйруллина Борайның мәдәни тормышы белән таныштырды, Вәсил Хәбисламов белән бәйле күңелле дә, фәһемле дә вакыйгаларны тасвирлады.
Борайлылар ихлас чыгыш ясады, без чын күңелдән моң илен гиздек, алкышладык, артистларга, сабыр да, талантлы да композиторга, оештыручыларга, китапханә директоры Айгөл Әминевага, кичәне алып баручы Миләүшә Янгировага рәхмәт сүзләре җиткердек.