+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 ноябрь 2014, 21:01

Моң өләшеп, балкып яшәде ул!

1956 елда рухи балкышта Кандра бистәсендә иҗат ителгән “Әниемә хат” җыры ХХ гасырда газиз аналарга багышланган беренче һәм 25-30 ел дәвамында татар-башкорт эстрадасында камил эшләнгән, халкыбыз яратып башкарган бердәнбер җыр булды, дияргә дә мөмкиндер. Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Мәгафур Хисмәтуллин, Фердинанд Сәләхов, Альберт Әсәдуллин, Ринат Ибраһимов, Илфак Смаков, Зәки Мәхмүтов, Гомәр Әбделманов, Флүрә Сөләйманова, Зилә Сөнәгатуллина, Әлфия Афзалова, Фән Вәлиәхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, Мәгариф Әхмәдиев, Асия Смакова, Нәзифә Кадыйрова, Галия Солтанова... Кыскасы, 50дән артык җырчы бик тә яратып башкарды аны. Гомумән, ул чорда аны җырламаган кеше булдымы икән?! “Әниемә хат” сәхнәләрдән, радио-телевидение аша гына түгел, мәҗлесләрдә дә һәрдаим җырлана иде. Тиздән ул халык җырына әйләнде!

Башкортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Әкрам Даутов барлыгы 700ләп җыр иҗат иткән. Әлбәт­тә, ул җырларның барысы да башкарылмагандыр, әмма, икенче яктан караганда, аларда авторның рухи дөньясы һәм иҗаты нинди күләмдә бай, тормышының тынгысыз һәм мәгънәле булуы ачык чагыла. Әкрам абый күпчелек җырларының сүзләрен дә, көйләрен дә үзе яза, аккордеонда һәм пианинода оста башкарып, үзе үк үтемле итеп җырлый иде.
Әкрам Сөнәгать улы Даутов 1914 елның 17 ноябрендә крестьян гаилә­сендә дөньяга килә. Тату гаиләдә 4 бала — Әкрам һәм Якуб (алар икесе дә Бөек Ватан сугышында беренче көненнән ахырынача катнаша), Зәй­түнә һәм Флүрә тәрбияләнеп үсә. Җыр­га әвәс булалар, ә Әкрам биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнә...
Әкрам Даутовның тормыш һәм иҗат юлы катлаулы да, фәһемле дә була. Яшьли үк комсомол путевкасы буенча Карелия якларында бораулаучы һәм Магниткада җир казучы була, бер үк вакытта кичке мәктәптә һәм Уфада коммунистик университетта укый, аннары Туймазы районында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
Гәүдәгә таза Әкрам Казан пехота училищесында укый, полк мәктәбендә взвод командиры була. Шул чорда ул виртуоз музыкант Фәйзулла Туишевның баянчылар ансамблендә катнаша, Кәрим Тинчурин җитәкләгән драма түгәрәгенә йөри, Салих Сәйдәшевның гарнизон хорында башлап җырлаучы була. Шул сыйфатта Кызыл Армиянең җыр һәм бию ансамбле составында Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә Советларның VII съезды делегатлары алдында чыгыш ясый.
Рухи яктан канатланган, мәдәният-сәнгать дөньясына чумган һәм мәхәб­бәт утында янган егет шигырьләр һәм аларга көйләр яза башлый. Аның беренче “Миләш чәчкәләре” дигән җыры 1937 елда сөйгән кызына — Ка­зан медицина институты студенткасы Мәһбүбә туташка багышлап иҗат ителә...
Әкрам Даутов Бөек Ватан сугышын Одесса пехота училищесында курсантлар ротасы командиры сыйфатында каршылый һәм төрле фронтларда сугыша, батальон командиры Даутовның сугышчылары хәтта дошман чолганышында да кала... Аның хәрби планшетында һәрчак нота дәфтәре йөри, Әкрам Сөнәгать улы­ның сугыш-тынычлык һәм мәхәббәт темаларына язылган күп кенә җыр­лары шул елларда окопларда һәм блиндажларда язылган...
Сугыш кырларында гвардия майоры Даутов дүрт тапкыр яралана һәм контузия ала, Җиңү көнен ул Берлинда каршылый (Әкрам абыйның күкрәген Кызыл Йолдыз һәм “Ватан сугышы” орденнары бизи иде). Сугыш тәмамланганнан соң ике ел дәва­мында Германиядә — хәзерге Карловы Вары шәһәре коменданты урынбасары булып хезмәт итә һәм ике ба­лалы гаиләсен дә үз янына алдыра...
Әмма туган-үскән якларына мәхәббәт көчлерәк булып чыга: Әкрам Даутов гаиләсе белән Кандрага кайтып төпләнә һәм 2нче татар урта мәктәбендә хәрби әзерлек, җыр һәм музыка дәресләре бирә башлый, җырлар иҗат итә, районның Мәдә­ният йортында үзешчән сәнгать түгә­рәген җитәкли...
Мин Әкрам абый белән 1962 елның көзендә шул мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укый башлагач якыннан таныштым. Баксаң, минем әтием Вәлиәхмәт Әкрам Даутов, Гали Маһиянов, Гази Кашшаф, Сәет һәм Рөстәм Аслаевлар белән бергәләп авылларда концертлар куйган, спектакльләр күрсәткән икән. Тагын шунысы да мәгълүм булды: мин сабый чакта аш-су һәм кунак табынында Әкрам абый,”Әниемә хат” җырын башкарып, мине кулларында тирбәт­кән икән... Ә инде мин Туймазы районы мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән 1973-78 елларда һәм аннан соң да безнең танышлык сердәшлек дәрәҗәсенә күтәрелде.
60нчы еллар уртасында республикада киң танылу алган үзешчән композитор Әкрам Даутовны Туймазыга район Мәдәният йорты директоры һәм сәнгать җитәкчесе итеп ала­лар. Анда ул оештыру эшләре башкара: халык театрын аякка бастыра (анда үзе дә рольләр башкара), район үзешчәннәре республика күләмендә дә зур уңышларга ирешә. Әлбәттә, Әкрам ага яңа җырлар иҗат итә, төрле бәйгеләрдә җиңү яулый...
Әйтергә кирәк, ХХ гасырда үзешчән композиторлар Башкортстанда да, Татарстанда да бармак белән генә санарлык, шуңа аларның абруе да, үзешчән сәнгатькә таләп тә ифрат зур иде. Элек җыр тексты язучы шагыйрьләр чагыштырмача аз булса да, аларның җырларын барлык халык җырлый иде. Хәзер исә тозсыз-мәгънәсез җырлар буа буарлык. Республикаларны мөнәҗәт һәм бәет чыгаручы “композитор”лар һәм “шагыйрь”ләр басты, әрсез һәм сәләтсез “җырчы”лар артты. Шунысы шатлыклы: Әкрам Даутовның байтак җыр­ларын аерым башкаручылар гына түгел, ә бөтен халык үз итте һәм җырлады.
Әкрам абый ачык йөзле, киң кү­ңел­ле, ярдәмчел, мәһабәт гәүдәле, сабыр холыклы иҗатчы иде. Аны халык һәрчак яратты, ихтирам итте, рес­публиканың Халык иҗаты йортында да үз иттеләр, зурладылар, иҗатына яхшы мөнәсәбәттә булдылар, югары бәя бирделәр. Әмма Туймазыда да, Уфада да партия-совет органнары җитәкчеләре арасында аның иҗади эшчәнлегенә аяк чалырга теләүчеләр дә табылды. Моңа халык композиторының туры сүзле һәм таләпчән булуы, гаделлек яратуы, гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы һәм яклавы сәбәпче булды. Шуңа күрә Әкрам абый барлык иҗади мирасын Казанга — Галимҗан Ибра­һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты карамагына тапшырырга мәҗбүр булды...
Сүземне Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Аның кебек бездә тагын кем бар? Юк бит! Бездә — татар-башкортта дигәнем. Әкрам Даутовны бөек итәргә бары тик өч кенә — “Әниемә хат”, “Яшәргә дә әле яшәргә!” һәм “Илгенәм-бергенәм” җырлары да җитә. Аңарда бөеклек белән гаделлек бергә үрелгән!” Ә бу гадел-тапкыр бәяне Наҗар Нәҗми Әкрам абый үзе исән чакта ук биргән иде!
Читайте нас: