+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 ноябрь 2014, 22:08

Идәннәре селкенсен! Тамашачы җилкенсен!

Күптән түгел “Башкорт йөрәге” беренче төбәкара башкорт биюе фестивале узды (проектның җитәкчесе — Риф Габитов). Фестивальне Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия бию ансамбле (директоры — Филүз Казакбаев) республиканың Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрде. Чара театр, музыка, хореография, сынлы сәнгать, кинематография өлкәсендәге иң мөһим 16 проект исәбенә алынып, Башкортстан Президентының 10 миллион сумлык грантын отты.

Фәйзи Гаскәров исемен­дәге дәүләт академия бию ансамбле Астана филармо­ниясенең “Шалкыма” бию ансамблен (Казахстан), “Марий Эл” (Марий Эл), “Мирас” (Уфа), “Уралтау” (Учалы), “Тәңгәвер” (Нефтекама) коллективларын, Стәрлетамак бию театрын, “Сибай” бию ансамблен, Мәскәү, Татарстан, Калмыкстан, Ырынбур биючеләрен кунак итте. Оештыручылар куйган таләп буенча, фестивальдә катнашучылар тамашачы хөкеменә башкорт биюләрен тәкъдим итәргә тиеш иде. Шул рәвешле, биюләр республикада да, Русия Федерациясе киңлекләрендә дә таралачак дип күзалланды, һәм, чынлап та, һәр катнашучы туган ягына башкорт мәдәнияте белән рухланып, биюләр репертуарын тулыландырып кайтты. Әйтик, казахстанлылар “Зарифа” биюе белән килгән иде. Аны “Шалкыма” ансамбленең художество җитәкчесе Абдрәсүл Есәкәев куйган, моның өчен ул Астананың татар-башкорт үзәгендә башкорт мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнгән.
Әлбәттә, фестиваль сәх­нәдәге чыгышлар белән генә чикләнмәде. Профессиональ башкорт биюенә нигез салган Фәйзи Гаскәров иҗаты турында сөйләшүләр, аның бюстына чәчәк салу, “Млечный путь. Файзи Гаскаров” фильмын карау, башкорт хореогра­фиясенең актуаль мәсьәлә­ләрен үзәккә алган “түгәрәк өстәл”дә катнашу — болар барысы да бию бәйрәмен тулыландырды.
***
Уфада “Ветер перемен” Бөтенрусия заман хореографиясе фестивале узды. Оештыручылары — Русиянең һәм Башкортстанның мәдәният министрлыклары, Русия халык иҗаты йорты, Республика халык иҗаты үзәге, Уфа шәһәре хакимияте.
“Русия мәдәнияте” федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган әлеге бәйге Шәһәр мәдәни-ял итү үзәгендә өч көн дәвам итте. Катнашучылар географиясе киң иде: Кемерово, Пермь, Самара, Владимир, Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләреннән, Бурятия белән Татарстаннан, Свердловск өлкәсеннән кунаклар булды. Башкортстан данын исә Уфа, Бөре, Благовещен, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләре, Учалы, Кырмыскалы, Стәрлетамак районнары яклады. Барлыгы 45 коллектив катнашты.
Заманча хореография — гади бию түгел, ул үз эченә ачылып бетмәгән серне, фәлсәфәне сыйдырган. Хә­зерге хореографиядә идея хәрәкәтне, костюмнарны, пластиканы үзенә буйсындыра. Уңышлы башкарылган очракта — кечкенә спектакль дә ул, музыка һәм матурлыкның бергә кушылган гүзәл үрнәге.
Конкурсантлар “заманча бию” номинациясендә — джаз, модерн, контемпорари, ирекле пластика, “эстрада биюе” номинациясендә шоу, диско, street dance, стильләштерү юнәлешләре буенча көч сынашты. Аларның эшләрен абруйлы жюри — Санкт-Петербург шәһәреннән режиссер, драматург, продюсер Лев Шульман, Мәскәүдән Русия халык иҗаты йортының хореография сәнгате бүлеге баш белгече Елена Маслова, Екатеринбург театр институты преподавателе Татьяна Брызгалова, Түбән Новгород шәһәреннән “Ракета” ан­самбленең баш балетмейстеры һәм художество җитәкчесе Даниил Верещагин бәяләде.
I дәрәҗә лауреат исемен “Заманча бию” номинация­сендә 14-16 яшьлекләр арасында Самара шәһәреннән “Карнавал” үрнәкле бию ансамбле (җитәкчесе — Галина Бевзенко), 17 яшьтән өлкән­рәкләр арасында Стәрлета­мактан “Антре” бию ансамбле (җитәкчеләре — Надежда Небогатова белән Людмила Викторова), “Эстрада биюе” номинациясендә 14-16 яшь­лекләр арасында Нефтекама шәһәреннән “Виктория” эстрада-спорт биюләре үрнәкле ансамбле (җитәкчесе — Виктор Мухин), 17 яшьтән өлкәнрәкләр арасында, шулай ук, Стәр­летамактан “Антре” коллективы алды.
“Башкару осталыгы өчен” аерым бүләк Владимир шәһәреннән “Гестус” камера балетына (җитәкчесе — Андрей Марченков) бирелде.
Гран-при Магнитогорск шәһәренә китте. Аңа “Дети Магнитки” хореография студиясе (җитәкчесе — Светлана Попова) лаек булды.
Жюри рәисе Лев Владимирович фестивальнең елдан-ел үсүен, оештыру дәрә­җәсенең югары булуын билгеләде.
— Шунысы куанычлы: катнашучылар үзара түгел, ә үз-үзе белән ярышты, — диде ул.
Гала-концертка җыелу­чыларны мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев белән Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов тәбрикләделәр.
Фестиваль көннәре конкурсантлар өчен олы мәктәп, тәҗрибә алмашу мөмкинлеге булгандыр. Хәер, алар өчен генә түгел, фестивальне карау, күрү, тою бәхетенә ия булган һәр тамашачы өчен дә...
Читайте нас: